Казанда нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегенә ярышлар узачак

Ярышларда илдәге иң көчле 48 команда катнашачак.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Казанда нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегенә ярышлар узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 24-25 мартта  Казанда Гимнастика үзәгендә узачак. Ярышның беренче көне күп төрле ярышларга бирелсә, икенче көндә аерым төрләр буенча финал ярышлары булачак.

Нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегенә узачак ярышларда 40 төбәктән иң көчле 48 команда катнашачак.

Татарстаннан быел Идел буе федераль округы беренчелегендә икенче урынны яулап, “Триумф” бөтенроссия ярышларында җиңүче булган республика җыелма командасы катнашачак.