Чирмешәннең “Корыч ябалаклар“ хоккей командасы республика Кубогы иясе булган

Бу – безнең хоккейчыларның быелгы икенче зур уңышы.
 (Чирмешән, 21 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Алкалы хоккей буенча Татарстан Кубогына барган уен финалында Чирмешәннең ир егетләр командасы Байлар Сабасының “Тимерхан”ы белән очрашты. Хәлиткеч уенда исәп безнекеләр файдасына – 10:4, дип яза район басмасы.Шулай итеп, саллы трофей – җиңүчегә дигән Кубок чирмешәнлеләрдә. Бу – безнең хоккейчыларның быелгы икенче зур уңышы. Моңа кадәр якташларыбыз республика беренчелегенә ярышларда җиңү яулаган иде. Анда Чирмешән уенчылары: Руслан Маковей - “Иң оста һөҗүмче”, Александр Артемьев “Иң оста капкачы” дип тә танылдылар.