«Рубин» «Ростов»ны җиңде

Казанлылар кунаклар капкасына ике туп кертте

  (Казан, 21 март, «Татар-информ», Илдар Райманов). Казанның «Рубин» командасы үз кырында Корбан Бердыев җитәкчелегендәге “Ростов” футбол клубын җиңде. Очрашу РФПЛ ның 20 нче туры кысаларында узды. Казанлылар кунаклар капкасына ике туп кертте.

Шулай итеп, “Рубин” элеккеге тренерлары командасын җиңде. Казанлылар, «Локомотив» һәм «Динамо» командаларын узып,  таблицада 4 нче урынга менде.
«Рубин» – «Ростов» 2:0 – (0:0, 2:0).

Голлар: 1:0 – 84 Портнягин, 2:0 – 90 Оздоев.

«Рубин»: Рыжиков, Нәбиуллин (Котуньо, 66), Кверквелия, Навас, Кузьмин, Оздоев, Георгиев, Камболов, Портнягин, Дядюн (Карлос Эдуардо, 64), Канунников (Кисляк, 90).
«Ростов»: Плетикоса, Лоло, Дьяков, Баштуш, Милич, Думбия (Григорьев, 36), Ребко, Гацкан, Калачев (Канга, 81), Новосельцев, Бухаров (Дзюба, 54).

Кисәтүләр: Гацкан (21), Нәбиуллин (25), Калачев (27), Дьяков (69), Кузьмин (85).