news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида милли көрәш федерациясе оештырылган

Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.

Ижевскида милли көрәш федерациясе оештырылган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эльмира Нигъмәтҗан). Ижевск шәһәрендә милли көрәш федерациясе оештырылган. Бу хакта агымдагы елда Фаиз хәзрәт тәкъдиме һәм ярдәме белән оешкан федерациянең җитәкчесе Илнур Рамазанов хәбәр итте.

Ә әлегә без милли көрәшне Сабан туе бәйрәмнәрендә генә күрәбез. Көрәш башландымы, бар халык сәхнәдә барган җыр-биюне калдырып, көрәш мәйданына ашыга. «Җыр-бию тансык түгел, аны кайчан да тыңларга, карарга була. Ә менә көрәш!» — ди алар.

Милли көрәш федерациясе эшчәнлеген Ижевск шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр әзер. Әлегә кемнәр тренер буласы хәл ителә.

Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.

«Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Республикада федерация булмагач, яшь буын республикабыз исеменнән Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмыйлар. Көрәш серләрен өйрәтү дәресләренә башлангыч сыйныф укучыларын туплау күздә тотыла. Әлбәттә, республикабызда оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш — беткән эш», — ди Илнур Рамазанов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100