«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза

Һәр елны хәрби-спорт ярышларында меңнән артык кеше катнаша.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2017 елда хәрби-патриотик «Геройлар узышы» Татарстанның Югары Ослан районында уза. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинеты брифингында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

«Быел «Геройлар узышын» без Казаннан читтә, нәкъ менә Югары Ослан районында уздырырга булдык», – дип аңлатты спикер.

«Әлеге чара спорт һәм хәрби-гамәли әзерлек элементларын үз эченә ала, һәр елны хәрби-спорт ярышларында меңнән артык кеше катнаша», – дип билгеләп үтте Леонов.