Бүген Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогы өчен көрәш башлана

Конференциянең 1/4 финал раунды бер команданың дүрт тапкыр җиңүенә кадәр дәвам итә.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген Континенталь хоккей лигасында Көнбатыш конференциядә плей-оффка чыккан командалар Гагарин кубогы өчен көрәш башлый. Көнчыгыш конференциядә беренче уеннар иртәгә старт ала.

Гагарин кубогы өчен уеннар һәр конференциядә дә 1/4 финал раунды этабы белән башланып китә. Һәр этапта да серия бер команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк.

Гагарин кубогы. Көнбатыш конференция. 1/4 финал раунды.
 
«Локомотив» (Ярославль) – «Динамо» (Минск)
21 февраль, 19:00.
 
ЦСКА (Мәскәү) – «Йокерит» (Хельсинки)
21 февраль, 19:30.
 
СКА (Санкт-Петербург) – «Витязь» (Подольск)
21 февраль, 19:30.
 
«Динамо» (Мәскәү) – «Торпедо» (Түбән Новгород)
21 февраль, 19:30.
 
"Ак Барс" хоккейчылары иртәгә "Татнефть Арена" боз сараенда "Салават Юлаев"ка каршы серияне башлый.