Сочи Олимпиадасында биатлон буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы “көмешле” булды

Беренче урынны Украина җыелма командасы алды, икенче – Россия командасы, өченче – норвегиялеләр

  (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Сочи Олимпиадасында хатын-кызлар арасында биатлон буенча эстафета тәмамланды. Россия җыелма командасы составында Яна Романова, Ольга Зайцева, Екатерина Шумилова һәм Ольга Вилухина йөгерде һәм атты.
Шулай итеп, беренче урынны Украина җыелма командасы алды, икенче – Россия җыелма командасы, өченче – норвегиялеләр.
Иртәгә ир-атлар эстафетасы уза. Туры трансляция 18.30 сәгатьтә башлана.