Кукмара районының “Зилант” спорт клубында бокс буенча республика турниры үтте

Ярышларда туксаннан артык спортчы катнашты

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Кукмара районының “Зилант” спорт клубында бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты.

Җиңүчеләр булып, Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаҗанов (46 килограмм), Эмиль Ваккасов (60 килограмм) табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре булып, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илназ Зарипов, эшмәкәрләр Тимур Юнысов, Илназ Миннехуҗин, шулай ук спорт сөючеләр һәм элеккеге спортчы-боксчылар торды, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.