17 яшьлек Аделина Сотникова фигуралы шууда Россия өчен “алтын” яулады

Сотникова ирекле программа өчен 149,95 балл алды һәм ике шуу нәтиҗәсе буенча беренче урын (224,59) яулады

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). 17 яшьлек Аделина Сотникова фигуралы шууда кичә Россия өчен “алтын” яулады. Сотникова ирекле программа өчен 149,95 балл алды һәм ике шуу нәтиҗәсе буенча беренче урын (224,59) яулады. “Көмеш”не, Сотниковадан 5,48 баллга калышып, кореялы Ю На Ким алды, “бронза”ны - Италиядән Каролина Костнер (216,73). Командада Олимпия чемпионы россияле Юлия Липницкая 5 нче генә (200,57) урынга лаек булды.