news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фигуралы шуучысы Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составына керде

Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов парлы шууда Россия җыелма командасын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан вәкиле Евгения Тарасова Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Россия командасы составына керде. Спортчы Владимир Морозов белән бергә парлы шууда Россия җыелмасын тәкъдим итәчәк.

Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов Россия чемпионатының бронза призерлары, шулай ук фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының көмеш призерлары булдылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук Олимпиадада Россия җыелма командасы составында Татарстаннан чаңгычы Христина Мацокина чыгыш ясаячак.

  • Кышкы Олимпия уеннары 4 февральдән 20 февральгә кадәр Пекинда узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100