Татарстан спортчысы парашют һәм тау чаңгысы буенча Россия Кубогы “алтынын” яулады

Парашют һәм тау чаңгысы буенча ярышта ике дисциплина: төшкәндә төгәллек һәм гигант слаломы кирәк.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан спортчы кызы, халыкара класслы спорт мастеры Анджела Говорова “парашют һәм тау чаңгысы буенча Җиргә төшкәндә төгәллек” дисциплинасында Россия Кубогы “алтынын” яулады. Бу хакта республика спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиргә төшкәндә Говорованың максаттан уртача тайпылышы 1,75 см булган. Бу Россиянең 35 спортчысы арасында иң яхшы төгәллек.

Парашют һәм тау чаңгысы буенча ярышта ике дисциплина: төшкәндә төгәллек һәм гигант слаломы (спортның бер төре) кирәк. Спортчылар 2 — 4 кешелек төркем белән парашюттан 1,2 мең метр биеклектән карлы тау сөзәклегенә сикерәләр.

Төшү урыны радиусы 2см, шунда табан белән тиеп төшәргә кирәк. Гигант слалом дистанциясе 1— 1,3 мең метр, тайпылыш - 200 — 250 м.