news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт ат спорты мәктәбе Татарстан кубогын яулады

Каршылыкларны җиңү буенча ярышларда 90нан артык пар җиңү өчен көрәште.

Әлмәт ат спорты мәктәбе Татарстан кубогын яулады
ttp://almet-rt.ru

(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 11-15 октябрьдә «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Ат спорты буенча Татарстан Республикасы Кубогы» ярышлары узды. Әлмәт ат-спорт мәктәбе «ТР Кубогы»н яулап, иң яхшысы булды.

Ярышларның беренче көнендә үк 90 см биеклектәге икенче маршрутта Полина Кулагина «Эрманд» кушаматлы ат белән көмеш яулады. «БВТ Браслет» кушаматлы кушаматлы ат белән бронза медаль яулап, лидерлар өчлеген йомгаклады.

100 см биеклеккә сикерүдә Полина һәм Эрманд спорт дуэты көндәшләрен бер секундка узып, лаеклы җиңү яулады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100