news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова быел ярышларда катнашырга җыенмый

2019 елның декабрендә Заһитова фигуралы шуу буенча ярышларда катнашуын бер сезонга туктатып торуы турында игълан итте.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия, дөнья һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова быелның ахырына кадәр ярышларда катнашмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер-берсенә бәйле булмаган ике чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк 18 яшьлек спортчы, «Ледниковый период» проектында алып баручы ролендә чыгыш ясау сәбәпле, Россия җыелмасының контроль прокатларында катнашмаячагы турында белдергән иде.

«Бу сезонда Заһитованың Гран-прида, шулай ук Россия Кубогы һәм ил чемпионаты этапларында чыгыш ясау белән бәйле планнары юк», - диде агентлыкка чыганакларның берсе.

Шул ук вакытта, икенче чыганак спортчы киләсе сезонда бозга әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерде.

2019 елның декабрендә Заһитова фигуралы шуу буенча ярышларда катнашуын бер сезонга туктатып торуы турында игълан иткән иде. Шуннан бирле ул бер турнирда да катнашмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100