Тукай районында атаклы көрәшче Раббани Шәрипов призына көрәш турниры үтте

Быелгысы атаклы көрәшчебезгә 82 яшь тулуга багышланды.

(Тукай районы, 20 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Мәүлетҗан Хисамиев). Шушы көннәрдә Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең спорт залында атаклы көрәшче, Россиянең өч тапкыр, Татарстанның биш тапкыр чемпионы, күп кенә Сабантуйлары батыры, Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов призына татар көрәше буенча ярышлар булып үтте, дип яза җирле басма.

Районда мондый традицион ярышлар 20 елдан артык үткәрелә. Быелгысы атаклы көрәшчебезгә 82 яшь тулуга багышланды.

Гадәттәгечә ярышта яшь көрәшчеләр, мәктәп укучылары көч сынашты. Районыбыз көрәшчеләреннән тыш, Хуҗамәт (Минзәлә районы), Алабуга, Яр Чаллы мәктәпләреннән дә яшь көрәшчеләр килгән иде. Шулай итеп, ярышларда барлыгы 10 команда катнашты.

Ярыш байрагын күтәреп, көрәшчеләр парадыннан соң, келәмгә яшь көрәшчеләр чакырыла. Хөкемдарлар үз урыннарын ала. Көрәшне тантаналы ачу вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев катнашып, көрәшчеләргә, кунакларга һәм тамашачыларга үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде. Күп еллар буе мәйдан тоткан корәшчебез Раббани Шәрип улына ныклы сәламәтлек, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде. Көчле кул чабулар астында истәлек бүләген тапшырды.

Үз чиратында Раббани Шәрипов ел саен әлеге ярышларны зурлап үткәрүчеләргә һәм яшь көрәшчеләргә яңа биеклекләрне яулауларын теләде.

Ярышның уңышлы үтүендә иганәчеләребез ярдәме бик зур булды. Аларның һәрберсенә дә олы рәхмәтләр әйтәбез. Кама аръягы шәһәрләре, районнары төбәгенең «Батыр» милли спорт һәм уен төрләре спорт федерациясенең дә җиңүчеләрне бүләкләүен уңай бәяләр идем. Призлы урыннарны алган көрәшчеләргә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җитәкчесе Илнур Гәрәев) Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1нче урында – Сәйдәшев исемендәге команда (тренеры Әбүзәр Миңнуллин).
2нче урында – Бәтке урта мәктәбе (Булат Мөбәрәкҗанов).
3нче урында – Комсомолец урта мәктәбе (Тәнзил Хәмәдиев).