Казан волейбол буенча Бөтенроссия Динамо чемпионаты финалын кабул итәчәк

Финал матчлары 22-25 октябрьдә Казанның “Динамо” спорткомплексында узачак
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 22-25 октябрь көннәрендә Казанда волейбол буенча “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте чемпионатының финалы уза. Матчлар “Динамо” спорткомлексының универсаль уен залында үтәчәк.

Турнир турындагы нигезләмә буенча, анда округ ярышларында җиңүчеләр, узган елгы җиңүче һәм ярышларын кабул итүче “Динамо” төбәк җәмгыяте командасы катнаша ала.

Быел бәйгедә узган елгы чемпион – Башкортстан Республикасы командасы, шулай ук Татарстан, Мәскәү, Воронеж, Ленинград, Әстерхан, Чита өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Амур крае җыелма командалары катнашыр дип көтелә.

Татарстан командасы нигезен Александр Прасс җитәкчелегендә Чаллының “Динамо” уенчылары тәшкил итәчәк. Безнең волейболчылар турнирның фаворитлары санала, дип хәбәр итә “Динамо” ФСО матбугат хезмәте.

Ярышларны ачу парады 23 октябрь көнне 11:00 сәгатькә билгеләнгән. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне башлангыч этап һәм ярымфинал стадиясе уеннары көтелә. 3 урын өчен матч 25 октябрьдә – 10:00, ә финал уены 11:30да башланачак.