Билбаулы көрәш осталары Казанга җыела

Билбаулы көрәш осталары Казанга җыела

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 1 октябрьдә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча IV дөнья чемпионаты узачак. Әлеге уңайдан бүген Татарстан Республикасының билбаулы көрәш федерациясендә журналистлар өчен матбугат конференциясе булды.

Федерация президенты Хәбир Хәбибуллин әйтүенчә, чемпионатта дөньяның 50 дән артык иленнән 200 гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә. Башкалабызның 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелүче бәйгене Халыкара билбаулы көрәш федерациясе оештыра. Ярышлар 66, 73, 81, 90 килограммга кадәрле һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә, Халыкара билбаулы көрәш федерациясе раслаган кагыйдәләр буенча, ирекле һәм классик стильдә узачак. Татарстан данын 12 көрәшчедән торган аерым команда яклый. Чемпионатның приз фонды да шактый саллы: 1 нче урынны яулаган пәһлеванга – 50 мең, 2 нче урынга – 30 мең, 3 нче урынны алучыга 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшыру күздә тотыла. Ярышларның баш хөкемдары – Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, атаклы көрәшче, ирекле көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы Фәрхәт Мостафин.

«Республикабыз җитәкчеләренә чемпионатны оештыруда зур булышлык күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтләремне ирештерәсем килә, - диде Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин. - Көрәшчеләребезгә килгәндә, мин аларның әзерлегеннән тулаем алганда канәгать. Безнең спортчылар арасында Татарстан данын дөнья күләмендә якларлык егетләр җитәрлек. Шулардан Айрат Гыйлаев, Фәнил Минһаҗев, Булат Вәлиев, Евгений Арипов, Владимир Зуйков, Ильяс Галимов, Илдар Аббасов исемнәрен аерым атап үтәсем килә. Алар безнең йөзгә кызыллык китермәсләр дип өметләнәм».

23 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия кубогына ярышлар узачак. Анда Татарстан командасы да катнаша.

Матбугат конференциясендә дөнья чемпионаты уңаеннан махсус фотокүргәзмә оештыру хакында да сүз барды. Көрәш буенча үткәрелгән төрле ярышларда төшереп алынган, танылган көрәшчеләрнең фотоларыннан тупланган әлеге күргәзмә 30 сентябрьдә ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ачылыр дип көтелә. Шул ук көнне башкалабызда Халыкара билбаулы көрәш федерациясенең конгрессы да узачак.