Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Спорт дөньясы – 2021» фестивале узачак
Фестиваль кунаклары төрле популяр ярышларда һәм футбол паннасы, текбол, стритбол кебек спорт төрләрендә көчләрен сыный алачак.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 8, 9, 10 сентябрьдә Казанда «Спорт дөньясы — 2021» дигән зур фестиваль узачак.
«Спорт дөньясы — 2021» милли фестивале 8-10 сентябрьдә Казанда «Россия — спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенең 3нче павильоны мәйданында узачак.
- «Спорт дөньясы» — 2021 елның сентябрендә Россиянең 10 шәһәрендә оештырылган иң зур Россия фестивале. Чара Россия Федерациясенең спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Россиянең Олимпиада комитеты ярдәмендә оештырыла.
Фестиваль кунаклары төрле популяр ярышларда һәм футбол паннасы, текбол, стритбол кебек спорт төрләрендә көчләрен сыный алачак. Фестивальдә танылган спортчылар мастер-класслар һәм лекцияләр уздырачак, ә кунакларга илебезнең олимпиада чемпионнары белән аралашырга, фотога төшергә һәм истәлеккә автографлар алырга мөмкин булачак. Фестивальнең төп кунаклары итеп танылган спортчылар чакырыла.
Фестивальдә Россиянең 85 субъектында урнашкан иң кызыклы һәм истәлекле урыннар буенча гомуми экскурсия, «Минем дөньям — минем Россиям» күргәзмәсе мәйданында киләчәктә сәяхәт яки спорт туризмы өчен маршрут сайларга мөмкин булачак.
Болардан тыш, «Спорт дөньясы — 2021» фестивале кунаклары VirtusPro уенчысы Дмитрий Дорохин белән виртуаль чынбарлык һәм мәгълүмати технологияләр дөньясына чума, ГТО мобиль мәйданында үзләренең көчен сыный, «КАМАЗ-мастер» экипажы белән берлектә «Ралли Дакар» атмосферасын кичерә һәм «Рубин» һәм «Ак Барс» турында тулырак мәгълүмат ала алачаклар.
Фестивальгә керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз