(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев “Анжи”га каршы матчтан соң (6:0) уздырылган матбугат конференциясе вакытында Бразилия һөҗүмчесе, бу сезонда 4 гол кертергә өлгергән Жонатасның Казаннан китәчәген җиткерде.
“Кызганычка каршы, безнең финанс хәлне беләсез. Жонатас инде иртәгә үк медицина тикшеренүе узарга китә. Уйлавымча, кызганычка каршы, без күп уенчыларны югалтабыз”, – диде Корбан Бердыев.
Ул “Анжи” командасына каршы уенга да кыска гына итеп бәя бирде.
“Тулаем алган, матчның 20-30 минутын яхшы уздырдык. Аллага шөкер, гол кертә алдык. Аннары җиңел булды инде”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, “Рубин” кичә премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы иң зур исәп аермасы белән
җиңү яулады.