"Kazan Сity Racing" автошоусына 50 меңнән артык тамашачы көтелә

Киң күләмле автомобиль спорт тамашасы Казан үзәгендә икенче тапкыр үткәрелә

 (Казан, 20 август, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). 30 августта Казанның Меңьеллык мәйданында быел икенче тапкыр үткәрелә торган "Kazan Сity Racing" автошоусына 50 меңнән артык тамашачы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә проект җитәкчесе Дмитрий Мантыцкий сөйләде.

Шоуда автоспорт осталары чыгыш ясый. Алар арасында - «Формула-1» командасының 26 нчы номеры "Infiniti Red Bull Racing" Россия автоузышчысы Даниил Квят, «Дакар-2015» раллие триумфаторы, «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзасы Айрат Мәрдиев, «24 часа Ле Мана» легендар марафонында ике тапкыр катнашкан, "Nissan Nismo" командасы вәкиле Владивостоктан Марк Шульжицкий. Казанга танылган дрифтер Никита Шиков һәм мотокаскадер литвалы Арунас Гибежа киләчәк. “Узган ел казанлылар шоуны яратып тамаша кылды. Бу юлы да тырышачакбыз, - диде Мантыцкий. – Иң мөһиме - куркынычсызлык. Без бетон блоклардан һәм су тутырылган контейнерлардан каршылыклар куячакбыз.

Трасса узышу өчен түгел, дип ассызыклады спикер. Анда максималь тизлек белән узышу булмаячак, ә пилотлар автомобильләр белән виртуоз идарә итү осталыгын күрсәтәчәк.

Шоу-программа 11.00 сәгатьтә башлана, мәйданга болидлар двигательләрен җылыту өчен чыгачак. Аннары 13.00-15.00 сәгатьләрдә төп тамаша тәкъдим ителәчәк.