Татарстан авыр атлеты Россия чемпионкасы булган

Кичә Грозныйда авыр атлетика буенча Россия чемпионаты старт алды

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Кичә Грозныйда авыр атлетика буенча Россия чемпионаты старт алды.

Ярышларның беренче көнендә үк медальләр өч авырлык категориясендә уйнатылган. Аерым алганда, Россия чемпионкасы исеменә Яна Мохина (авырлык категориясе 48 кг га кадәр) ирешкән. Авыр атлет Мәскәү һәм Татарстан өчен параллель зачетта чыгыш ясый. Ул 165 кг (70+95) нәтиҗәсе белән җиңүгә ирешкән. Икенче урынны Любовь Иноходова (Мәскәү – Удмуртия) яулаган, ул Янага 4 кг га оттырган. “Бронза” Мәскәү кызы Екатерина Власовага тапшырылган.