Уфада яшәүче татар спортчысы Европа чемпионатында җиңде

Ул рапирачыларның шәхси беренчелеге бәйгеләрендә бронза медаль алуга иреште

(Уфа, 20 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар спортчысы, тәҗрибәле рапирачы Реналь Ганиев Германиянең Лейпциг шәһәрендә үткән Европа чемпионатында зур җиңү яулады. Рапирачыларның шәхси беренчелеге бәйгеләрендә бронза медаль алуга иреште ул.
Реналь Ганиев моңа кадәр команда беренчелеге ярышларында да уңышлы чыгыш ясый килде. Мисал өчен, былтыр Франция башкаласында узган гран-прида алтын медаль яулады ул. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап матур нәтиҗәләр күрсәтте ул чакта якташыбыз.
Реналь Ганиев Башкортстандагы иң күренекле татар спортчыларының берсе. Россия җыелма командасында Реналь Ганиев соңгы берничә елда киң танылу алды. Афинадагы Олимпия уеннарында бронза медаль яулаган егет аннан соң да сынатмады. Рапирада фехтование буенча моңа кадәр дә күп тапкырлар дөнья кубогы өчен дә, Европа бәйгеләрендә дә уңышлы чыгыш ясады ул. Быел якташыбыз төрле дәрәҗәдәге тагын байтак бәйгеләрдә катнашачак.