Татарстан спортчысы сугыш самбосы буенча Европа чемпионы булды

Спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты 17-19 май көннәрендә Испаниянең Хихон шәһәрендә узды.
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Альберт Шәңгәрәев Европа чемпионатында сугыш самбосы буенча турнирда 68 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде», - диелә хәбәрдә.Спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты 17-19 май көннәрендә Испаниянең Хихон шәһәрендә узды. Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты.