Казан хоккейчы кызлары Электростальдә көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде

Матч Россия чемпионаты кысаларында, чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Суперлигада үткәрелде.
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). “Динамо-Гипронииавиапром” командасы Электростальдәге клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде. Бу хакта Татарстан “Динамо” физкультура спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.Матч Суперлигада чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында уздырылган Россия чемпионаты кысаларында булды.Искәртеп үтик, “Динамо-ГАП” чемпионаты ике старт матчы уздырды – Мәскәүдә “Динамо-ЦОП Москомспорт” белән уйнаганда, Татарстан хоккейчы кызлары бер матчта (буллит буенча 4:3) оттылар, икечесендә оттырдылар (0:2).Уен бик кызу барды, әмма Казан хоккейчы кызлары көндәшләре һөҗүменә каршы тора алды.