^"Нефтехимик" чехияле Пирош һәм "барслы" Царев белән составын ныгытырга ниятли

^"Нефтехимик" чехияле Пирош һәм "барслы" Царев белән составын ныгытырга ниятли
(Түбән Кама, 20 май, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Нефтехимик" клубы өч хоккейчы белән якынча килешү төзегән, егетләр команда өчен киләсе сезонда уйнарга мөмкин. Алар Воронеж хоккее тәрбияләнүчеләре - 25 яшьлек һөҗүмче Максим Потапов, "Ак Барс" капкачысы Андрей Царев һәм 26 яшьлек һөҗүмче Камил Пирош (Чехия).