Россиянең иң яхшы бильярдчылары –Казанда

Биредә рус бильярды буенча Россия командаларының уку-күнекмә җыеннары башланды
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Илнең иң яхшы бильярдчылары Татарстан мәркәзенә җыелды. Бүген биредә рус бильярды буенча Россия командасының уку-күнекмә җыеннары башланды.

Бу көннәрдә Казанда РФ Рус бильярды федерациясе президенты Павел Завальный да булачак.