Гарипов белән Бурмистров –көмеш призерлар

АКШ та юниорлар арасында хоккей буенча дөнья беренчелеге тәмамланды
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Россия юниорлары –икенче. Бүген АКШта тәмамланган хоккей буенча дөнья чемпионаты илнең яшүсмерләр командасы өчен әнә шундый нәтиҗә белән тәмамланды. Ярышның финал өлешендә мәйдан хуҗаларына 0:5 исәбенә оттырган россиялеләр алтын медальсез калды. Уеннарның төркем этабында Россия командасыннан җиңелгән АКШ җыелма командасы, шул рәвешле, көндәшләреннән реванш алуга иреште.

Дөнья чемпионатының көмеш медаленә ия булган Россия юниорлары арасында Татарстан спортчылары да бар. Алар – капкачы Эмиль Гарипов белән һөҗүмче Александр Бурмистров, дип хәбәр итә “Ак Барс”ның рәсми сайты.