Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты билгеләнгән вакытта үткәрелмәячәк

Россия Спорт министрлыгы, коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен, спорт ярышлары көннәрен үзгәртте.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Спорт министрлыгы илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен чаралар планын раслады. Нәтиҗәдә, 2-9 апрельдә Казанда узарга тиешле йөзү буенча Россия чемпионатының билгеләнгән вакытта үткәрелмәячәге мәгълүм булды. Бу ярыш махсус боерык чыгарганчыга кадәр кичектерелеп торачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.