Көрәшчеләр Казанда Сабан туйлар аз уздырылу көрәш үсешенә аяк чала дип саный

Хәзер бөтен Казанга бер Сабан туе булып, өлкән кешеләребез анда барып ләззәт ала алмый, ди көрәшчеләр.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Көрәшчеләр Казанда Сабан туйлар аз уздырылу көрәш үсешенә аяк чала дип саный. “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әлеге фикерне Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов әйтте.

“Көрәшне артка тартучы әйбер – элек Казанның җиде районында җиде Сабан туе булып, көрәшчеләр аларда үзләрен күрсәтә, халыкка таныла иде. Хәзер бөтен Казанга бер Сабан туе булып, өлкән кешеләребез анда барып ләззәт ала алмый. Бу үсешкә аяк чала”, - ди ул.

“Көрәш спорты үсешенең яңа этабы” дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты.