«Казаночка» «Нефтяник» ны җиңде

Җиңүчеләр составында Наталья Доровская 17 очко җыйган

  (Казан, 20 март, «Татар-информ»).Россия суперлигасы матчында «Казаночка» баскетболчылары Омскиның «Нефтяник-Авангард» командасын җиңде.
Омски өлкәсендә кичәге очрашу казанлылар файдасына 68:61 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчеләр составында Наталья Доровская 17 очко җыйган.
Бүген командалар янә очрашачак.
«Нефтяник-Авангард» (Омск өлкәсе) – «Казаночка» (Казан) – 61:68 (13:22, 21:21, 18:12, 18:13).