Казан шахматчысы блиц буенча ИФО чемпионы булды

Тагын бер татарстанлы “бронза” лы булды

  (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә Түбән Новгородта шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ир-атлар турнирына 76 кеше җыелды, ә хатын-кызларныкына – 26.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында белдерелгәнчә, Татарстан вәкилләре ярышларда уңышларга ирешкән. Хатын-кызлар арасында ИФО чемпионы – казанлы, Дөньякүләм шахмат федерациясе мастеры Эльза Хаҗиева, ул 9,5 очко җыйган. Кстоводан халыкара гроссмейстер Татьяна Шадрина да шул кадәр очко җыйган, әмма аның өстәмә күрсәткечләре түбән булган.
Өченче урынны 7 шәр очко белән өч катнашучы бүлешкән. Шулай итеп, Казаннан Ольга Белова бронза медаль һәм блиц буенча Россия чемпионатының хатын-кызлар финалына юлламага лаек булды. 4 урында Дөньякүләм шахмат федерациясе мастеры Анастасия Протопопова (Сарытау), 5 нче - Ольга Капустина (Түбән Новгород).