Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды

Ярышларда Чуваш Республикасы районнары һәм Татарстаннан килгән 200дән артык спортчы катнашты.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Чуваш Республикасының Батыр авылында, «Паттар» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе – физкультура-спорт комплексы» спорт залында Батыр районы депутатлар Җыены депутаты, Чуваш Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Р.Ш. Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе призына гер спорты буенча республика турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.Ярышларда Чуваш Республикасы районнары һәм Татарстаннан килгән 200дән артык спортчы катнашты. Алар арасында танылган гер күтәрүчеләр, спорт мастерлары, халыкара ярышларда җиңүчеләр бар иде.Спортчылар ике төрле ярышта көч сынашты. Алар, яшь категориясенә бәйле рәвештә, 16 һәм 24 килограмм авырлыктагы гер күтәрде.Җиңүчеләр һәм призерларның барысына да Дипломнар тапшырылды.