«Зенит» волейболчылары чираттагы җиңүен яулады

Казан командасы турнир баскычының беренче урынына ныклап урнашты.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Зенит» волейболчылары ил чемпионатындагы төп көндәшләренең берсе – Мәскәүнең «Динамо» командасын отты – 3:1.

Мәскәү командасы ил чемпионатында «Зенит»тан гына калышып, икенче урында бара. Шуңа да әлеге уен һәр ике команда өчен дә үтә әһәмиятле иде. Казан командасыннан өстен чыгу «Динамо»ны беренче урынга күтәрмәсә дә, «Зенит»ка берникадәр якынайта иде. Анысыннан бигрәк, төп көнәшенә оттыру һәр команданы да психологик яктан какшатырга сәләтле.

Владимир Алекно шәкертләре әлеге сынауга әзер булып чыкты. Шулай итеп, «Зенит» җиңүләр санын 20гә җиткерде. Шунысы сөенечле: Владимир Алекно шәкертләренең бу сезонда ил чемпионатында әле бар тапкыр да оттырганы юк. 20 турдан соң 58 очко туплаган Казан командасы беренче урынга тагын да ныклап урнашты. Икенче урында баручы Мәскәү «Динамо»сының 47 очкосы бар. Даими чемпионат төгәлләнергә 6 тур калды.

25 февральдә «Зенит»үзендә Новосибирскиның «Локомотив» командасын кабул итә.

Волейбол. Россия чемпионаты. 20 нче тур. «Динамо» (Мәскәү) – «Зенит» (Казан) – 1:3 (25:22, 16:25, 23:25, 24:26).