УНИКС үз мәйданында "Химки" командасына оттырды

Евгений Пашутин шәкертләре әлеге көндәшенә бу сезонда оттырган иде инде.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетболчылары Бердәм лиганың даими чемпионатында Мәскәү өлкәсенең "Химки" командасына оттырды – 73:98.

"Без Алексей Швед белән Марко Тодоровичны туктата алмадык. "Химки" лаеклы рәвештә җиңү яулады", – диде УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин.

Исегездә булса, бу сезонда УНИКС әлеге көндәшенә кунакта да оттырган иде (70:87).

Бердәм лиганың чираттагы турында УНИКС 26 февральдә  Мәскәүдә ЦСКА белән очраша. Ә аңа кадәр, 24 февральдә, Казан командасын Евролига кысаларында Грециядә "Панатинаикос" белән очрашу көтә.

Баскетбол. Бердәм лига. Даими чемпионат. УНИКС (Казан) – «Химки» (Химки) – 73:98 (28:25, 21:28, 13:25, 11:20).

Иң нәтиҗәле уенчылар: УНИКС – Антипов (11), Кларк (10), Лэнгфорд (19); «Химки» – Швед (31), Моня (17), Тодорович (16).