Әтнәдә шахмат буенча район чемпионаты узды

Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды.
(Әтнә, 20 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Араларында әлкән яшьтәге шахмат уены осталары да, кечкенә, өметле "йолдызчык"лар да күренде. Күп еллар буе чемпион исемен яулап килүче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Раил Шакиров бер үк вакытта оештыручы да булды, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.Район чемпионы швейцария системасы буенча узган 6 турдан соң ачыкланды. Елдагыча, Раил Шакировка җиңүче булмады: Раил - кабат район чемпионы! Икенче урынны Күлле Кимедән Ирек Сабиров яулады. Өченче урын иясе кискен бәйгедә ачыкланды: бронзаны Күәмнән Әгъзәм Борһанов яулады.Ә хатын-кызлар арасындагы урыннарга килсәк, беренче урында - Зәлия Мифтахова, икенче урында - Лилия Сәгъдиева, өченче урында - Азалия Мифтахова.Командалар арасынды иң күп баллны Зәлия Мифтахова, Фирдинат Бәйрәмов һәм Раил Шакиров составындагы Әтнә командасы яулады. Икенче урынны составында Олы Әтнәдән Азалия Мифтахова да уйнаган тагын бер шахматчылар династиясе: аталы-уллы Сабировлар - Зөлкәрнәен һәм Ирек составындагы Күлле-Киме командасы алды. Өченче урында - Лилия Сәгъдиева, Әгъзәм Борһанов һәм Роберт Бәширов составындагы җыелма команда булды.Бик күңелле турнир оештырганнар, бәхәссез, бу көнне карарга килүчеләр дә оттырмады, диелә район хәбәрендә.