«Рубин» 2014 нче елның беренче рәсми матчын уздыра

Казанлылар Билалетдинов җитәкчелегендәге беренче матчта Испаниядә “Бетис” белән уйный

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Илдар Райманов). Бүген төнлә Казанның “Рубин” командасы 2014 нче елның беренче рәсми матчын уздыра. Шул ук вакытта бу матч казанлыларның яңа тренеры Ринат Билалетдинов өчен рәсми дебют булачак. “Рубин” УЕФА Европа Лигасы финалының 1/16 өлешендә Севилье шәһәрендә Испаниянең “Бетис”ы белән уйный.

Матч бүген төнлә сәгать 0.05 башлана. Уенны туры эфирда “НТВ” һәм “НТВ+ Футбол” телеканаллары күрсәтәчәк.