Россиянең фигуралы шуучылары Сотникова һәм Липницкая – Олимпиаданың кыска программасында 2 нче һәм 5 нче урыннарда

15 яшьлек Липницкая дулкынлануын җиңә алмады һәм егылды

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Кичә Россиянең фигуралы шуучылары Сотникова һәм Липницкая Олимпиаданың кыска программасында 2 нче һәм 5 нче урыннарны алды.
Туры трансляцияне “Беренче канал” алып барды.
Кыска программадан соң. 1. Ю На Ким (Көньяк Корея) – 74,92. 2. Аделина Сотникова (Россия) – 74,64. 3. Каролина Костнер (Италия) – 74,12… 5. Юлия Липницкая (Россия) – 65,23.