Россиянең чаңгыда ике төр ярыш буенча спортчылары, трамплиннан сикерүдән соң, - җиденче

Бүген чаңгыда ике төр ярыш буенча команда ярышлары уза

  (Сочи, 20 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Олимпиадада чаңгыда ике төр ярыш буенча команда ярышлары уза. Россия спортчылары Иван Панин, Евгений Климов, Нияз Нәбиев һәм Эрнест Яхин зур трамплиннан сикерү нәтиҗәсе буенча җиденче булды. Аларның гомуми бәясе - 426,2 очко.

Сәгать 15.00 башланачак эстафетада алар 481,7 очко туплаган ярыш лидерлары – немец спортчыларыннан 1 минут 14 секундка артта калып, стартка чыгачак.

Хәзерге вакытта Австрия һәм Норвегия командалары - 2 нче һәм 3 нче урыннарда (476,3 һәм 462,8 очко).