Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасына Россия җыелма командасы составы билгеле булган

Узыш иртәгә сәгать 18.30 була

 (Яр Чаллы, 20 февраль, «Татар-информ»). Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасына Россия җыелма командасы составы билгеле булган.

Россия командасы составында Екатерина Глазырина, Ольга Зайцева, Яна Романова, Ольга Вилухина чыгыш ясый. Узыш иртәгә сәгать 18.30 була, дип хәбәр итә Россия Биатлончылары берлеге.

Исегезгә төшерик: биатлон буенча Россия җыелма командасының ике медале бар. Ольга Вилухина көмеш призер булды, Евгений Гараничев – бронза.