Олимпиада-2014: Россия 4 нче урында

Кичә Россия җыелма командасының бүләкләре тагын 3 медальгә артты

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Олимпия уеннарында 12 нче көнне медаль зачетында 4 нче позиция белән тәмамлады.

Кичә Россия җыелма командасының бүләкләре тагын 3 медальгә артты. Сноубордчы Вик Вайлд (“алтын”), команда буенча чаңгы спринтында - Максим Вылегжанин һәм Никита Крюков (“көмеш”) һәм сноубордчы Алена Заварзина (“бронза”) үз өлешен кертте.

Россия җыелма командасы гомуми команда зачетында 22 медаль белән 4 нче урынга чыкты (6-9-7).