Казанда ярышлар тарихында иң зур аудитория җыелачак - WorldSkills International президенты

2019 елның 22-27 августында һөнәри осталык буенча 45нче чемпионат узачак.

(Казан,19 декабрь, «Татар-информ»). WorldSkills International президенты Саймон Бартли киләсе елда Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында узган гасыр уртасыннан үткәрелә башлаган ярышлар тарихында иң зур аудитория җыячак дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай ук WorldSkills International җитәкчесе Татарстанда чемпионат югары дәрәҗәдә оештырылачак, ә һөнәри осталыкларын мавыктыргыч итеп күрсәтәчәкләрен әйтте.

2019 елның 22-27 августында һөнәри осталык буенча 45нче чемпионат узачак. Ярышларда дөньяның 66 иленнән 1600дән артык конкурсант катнашыр дип көтелә.