Казанның 15нче мәктәбендә “Спорт йолдызлары” дигән бәйрәм чарасы узачак

Элеккеге елларның спорт йолдызлары, Паралимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булачак
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген 15нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Спорт йолдызлары” дип исемләнгән спорт бәйрәме узачак. Чараны Казанның Совет районы хакимияте, Казан Мәгариф идарәсенең Совет районы мәгариф бүлеге, “Наркотикларсыз шәһәр” иҗтимагый фонды, “Казан” яшүсмерләр клубы оештыра, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
2008 ел – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Гаилә елы төгәлләнеп килә. 2009 ел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. “Спорт йолдызлары” чарасы үтеп баручы һәм киләсе ел темаларын берләштерә.
Чараны үткәрүнең максаты – спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру, яшь спортчыларны кызыксындыру һәм аларга ярдәм күрсәтү, спорт ветераннары тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру аша асоциаль күренешләрне беренчел профилактикалау. Республика, Россия күләмендәге һәм халыкара ярышларда күп санлы бүләкләр яулаган элеккеге елларның спорт йолдызлары, Паралимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булачак. Бәйрәмнең программасы район спортчылары, иҗат коллективларының күрсәтмә чыгышларын; спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь спортчыларны бүләкләүне; спорт йолдызларына бүләкләр тапшыруны үз эченә ала.