Иртәгә Казанда альпинистларның “Алтын карабин” дип исемләнгән фестивале узачак

Фестивальдә ел саен Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдән альпинизм белән шөгыльләнүче 300-350 яшь спортчы һәм ветеран катнаша
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә инде традициягә әверелгән Татарстан Республикасы альпинистларының “Алтын карабин-2008” дип исемләнгән фестивален үткәрә.
Чара ике өлештән торачак. Беренче өлештә альпинизм сезонына нәтиҗә ясалачак, ТР Альпинистлар федерациясе 2009 елга үз проектларын тәкъдир итәчәк, тамашачылар шулай ук “Тянь-Шань, Каракол 2007”, “Памир-Алтай, Фаны, чемпионат СНГ 2008” дигән экстремаль фильмнарны карый ала.
Кичәнең икенче өлешендә фестиваль кунаклары игътибарына зур музыкаль программа тәкъдим ителәчәк, шулай ук 2008 елгы альпинизм буенча БДБ илләре чемпионнарын хөрмәтләячәкләр һәм “Алтын карабин-2008” конкурсының финалы узачак.
Фестивальдә ел саен Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдән альпинизм белән шөгыльләнүче 300-350 яшь спортчы һәм ветеран катнаша.
Россиянең танылган альпинистлары: халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе, Россиянең атказанган коткаручысы Владимир Кавуненко һәм Татарстан Республикасында альнинизм буенча беренче спорт мастеры Виктор Геркен фестивальнең мактаулы кунаклары булыр дип көтелә.