Алексей Бадюков «Ак Барс» ка кайтты

Ул 57 нче номер астында чыгыш ясаячак
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Ак Барс» Мәскәү «Динамо» сының элекке һөҗүмче Алексей Бадюков белән килешү төзеде. Бу хакта Казан клубының рәсми сайты хәбәр итә. Алексей 57 нче номер астында чыгыш ясаячак.
Спортчы хоккейчы карьерасын Мәскәү «Динамо» сында башлый. Аның шулай ук «Динамо-Энергия» (Екатеринбург), «Крылья Советов» (Мәскәү), «Авангард» (Омск), «Амур» (Хабаровск), «Локомотив» (Ярославль), «Северсталь» (Череповец) командаларында уйнавы мәгълүм. Моннан 2 ел элек Алексей «Ак Барс» та уйнап, Казан командасы составында Россия чемпионы исеменә лаек булды, Ауропа чемпионнары кубогын яулады.