Түбән Кама спортчысы дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында көмеш медаль яулады

Түбән Кама спортчысы дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында көмеш медаль яулады

(Түбән Кама, 19 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың “Нефтехимик” спорт клубы вәкиле Айрат Әсхәдуллин дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында көмеш медаль яулады. Тренер Кираметдин Кәлимуллинда тәрбияләнүче спортчы 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә икенче урынга лаек булды.

Ярышлар дәвамында Түбән Кама спортчысы лидерлык позициясен биләде һәм үзенең көндәшеннән финал бәйгесендә генә калышты. Айрат мактау пьедесталының икенче баскычын Чаллыда яулады. Анда турнирда катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 150дән артык иң көчле көрәшче җыелган иде.