“УНИКС” Европа Кубогында "Стяуа"ны җиңде

Җиңүчеләр составында Кит Лэнгфорд 23 очко җыйган

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Европа Кубогының күчмә матчында Казанның “УНИКС” командасы баскетболчылары Румынияның «Стяуа» командасын җиңде.
Кичә Бухареста Д төркеме очрашуы 88:71 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Җиңүчеләр составында Кит Лэнгфорд 23 очко җыйган.

«Стяуа» - "УНИКС" - 71:88 (25:21, 13:27, 20:19, 13:21).
Лэнгфорд (23+8пд), Банич (19), Параховский (13+12пд), Каймакоглу (12+9пд), Колом (8+8рп), Лиходей (8), Понкрашов (4+7рп), Незванкин (1).