420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Сочида 14нән 22 октябрьгә кадәр уза торган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан делегатлары “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.
Фестивальдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” интерактив мәйданы Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары, ГТО комплексын тормышка ашыру буенча департамент башлыгы Александр Карпов җитәкчелегендә Татарстан командасы тарафыннан әзерләнгән.
Татарстан делегатлары сүзләренчә, мәйдан бик яхшы әзерләнгән.
Искәртеп үтик, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале – 2017 Сочида 14нән 22 октябрьгә кадәр уза. Әлеге чарада 180 илдән 20 меңләп кеше катнаша.