"Синтез" ватерпол командасы Чемпионнар лигасының төп этабына үтмәде

Казан уенчылары Италианың "Брешиа" командасына оттырды.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Синтез” ватерпол командасы су тубы буенча Чемпионнар лигасының төп этабына уза алмады – өченче квалификация этабында ике матч нәтиҗәсе буенча Италиянең “Брешиа” клубына оттырды.

Италиядә узган беренче матчта оттырганнан соң (9:11), Казандагы уенда “Синтез”га күбрәк туп аермасы белән җиңү кирәк иде. “Синтез” җиңүгә ирешсә дә, алдагы раундка узу максаты үтәлмәде – 8:7.

Шулай итеп, ике матч нәтиҗәсе буенча исәп Италия клубы файдасына 18:17 булды – "Брешиа" төп раундта чыгыш ясаячак.