Балтач каратистлары Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүгә иреште

Районда танылган тренерлар Альберт Бәзәгетдинов һәм Рифат Зарипов нигез салган кекусинкай-каратэ торган саен киңрәк колач ала.

(Балтач, 19 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә кекусинкай-каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеген ачу ярышлары булып узды. Биредә Балтач командасыда уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләр белән кайтты, дип яза район газетасы.

Районда танылган тренерлар Альберт Бәзәгетдинов һәм Рифат Зарипов нигез салган кекусинкай-каратэ торган саен киңрәк колач ала, безнекеләрнең яулаган уңышлары артканнан-арта. Бер-бер артлы Казанда һәм Балтачта узган Россия беренчелеклерендә, чит төбәкләрдә узган ярышларда  безнекеләргә тиңнәр юк. 

Йошкар-Ола шәһәрендә узган мәртәбәле ярышларда балтачлылар Кострома, Мордовия, Башкортстан,  Мари, Киров, Түбән Новгоров, Казан спортчылары белән көч сынашып, янәдән үзләренең ныклы әзерлекле, көчле икәнлекләрен расладылар. Кумитэ (сугышу) буенча Әмир Бариев – беренче, Әмир Бәзәгетдинов, Алим Гарипов, Алинә Якупова – икенче, ә ката, ягъни төрле алымнар күрсәтү буенча Салих Зарипов  – беренче, Әмир Бәзәгетдинов – икенче, Якуп Зарипов һәм Әмир Бариев өченче призлы урын яуладылар.