Алда торган уенга җитди әзерләнәбез – Корбан Бердыев

"Рубин" командасы баш тренеры "Динамо"да эмоциональ күтәрелеш булуын җиткерде.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев Россия чемпионатының 14 нче турында “Динамо” футболчыларына каршы уенга әзерлек уңаеннан уздырылган ачык күнегүләр алдыннан каләм әһелләре белән аралашты.

“Соңгы уенда җиңү командага уңай тәэсир ясады. Хәтта “Ростов”ка каршы уенның соңгы минутларында да егетләр исәпне саклап тоту турында гына кайгыртты. Башларында шундый уй гына булды. Хәзер инде бераз җиңелрәк булачак”, – диде Корбан Бердыев “Ростов”ка каршы уендагы җиңүне (1:0) искә алып.

Аның сүзләренчә, “Динамо” командасына баш тренер итеп Дмитрий Хохловның билгеләнүе аларга эмоциональ яктан күтәрелергә булышкан.

“Клубка таныш тренер кайтты. “Динамо”да аны беләләр, ул аларны белә. Соңгы турда аның җитәкчелегендә җиңүгә дә ирештеләр. Бу аларны рухландырды гына. Шуңа да алда торган уенга җитди әзерләнәбез. Һәр команданың көчле һәм көчсез яклары булуын беләбез”, – диде Бердыев.

Баш тренердан составка сирәк эләгүче футболчылар – Рубен Рочина һәм Александр Сонг турында сорагач, ул моңа әзерлек белән бәйле сәбәпләр этәрүен җиткерде.

“Төрле сәбәпләр аркасында әзерлек дәрәҗәсен югалткан уенчылар бар. Александр Сонгның, мәсәлән, гаилә мәшәкатьләре килеп чыкты. Хәзер барысы да хәл ителде. Калганнарга килгәндә, тәнәфестә яхшы гына эшләдек. Хәзер составка кайсы уенчыны кую турында гына баш ватабыз”, – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер Россия кубогы матчында уенчылар белән ротация булса да, ил чемпионатында андый хәл булмаячагын җиткерде.