Фәрит Мөхәммәтшин Россия паралимпиячеләренең ихтыяр көченә соклануын белдерде

Ул Ауропа Советы Генераль секретаре белән бергә Липецкидан Страсбургка кадәр араны велосипедта узган РФ паралимпиячеләрен сәламләде

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин Липецкидан Страсбургка кадәр араны велосипедта узган РФ паралимпиячеләренең ихтыяр көченә соклануын белдерде.
“Ауропа Советы Генераль секретаре белән бергә Липецкидан Страсбургка кадәр араны велосипедта узган РФ паралимпиячеләрен сәламләдем. Безнең паралимпиячеләрнең ихтыяр көченә сокланам”, - дип язды ул “Твиттер”да.
Искәртеп узабыз, Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXI Сессиясендә катнаша.